В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Марафон Татарстанның популяр башкаручылары катнашында онлайн-концерт белән тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 12-нче июньдә, Россия көнендә, Татарстан Республикасының социаль челтәрләрдәге рәсми бергәлекләрендә 6 сәгатьлек бәйрәм онлайн-марафоны узачак.
Программада - Россия дәүләт символлары тарихы, «Идел буе халыклары кухнясы» кулинария мастер-классы, #ОставайсяДонором социаль акциясе, Россия йолдызларыннан котлау. Бәйрәмнең махсус кунаклары - «Татарстар» тамашасы финалистлары.
Марафон Татарстанның популяр башкаручылары катнашында онлайн-концерт белән тәмамланачак, алар арасында Венера Ганиева, «Волга-Волга» ВИА, Эльмира Кәлимуллина, «Ворожея» һәм башкалар бар.
Бәйрәм онлайн-марафоны 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.