В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12-нче июньдә «Җиңү волонтерлары»ннан «Россия җиңүләре» онлайн-уены узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Россия көнендә казанлылар «Россия җиңүләре» интеллектуаль онлайн-уенына кушылырга мөмкин. Төп приз - илебезнең бер шәһәренә бару булачак.
«Җиңү волонтерлары» оештырачак уенда катнашу өчен, волонтерыпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм чарага язылырга кирәк. Ярышка 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр кушыла ала.
Онлайн-уен алдыннан һәр катнашучыга шәхси белдерү белән махсус трансляциягә күчү өчен сылтама киләчәк. Ул 30 минут дәвам итәчәк, алар дәвамында һәркемнең 3 блок буенча сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак: Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе. Бер генә кагыйдә - моны тиз һәм төгәл эшләү.
Трансляция Мәскәү вакыты белән 12-нче июнь 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Катнашучыларда алып баручы белән бергә туры эфирда топ уенчыларны күзәтеп бару мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.