Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2019, 16:30

Республика көнендә Казан ипподромында традицион ат чабышлары уза

Ат спорты бәйрәмендә Игорь Комаров, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Казан Мэры Илсур Метшин Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат чабышларын карадылар.  Бәйрәм Татарстан башкаласында «Казан» халыкара ат спорты комплексында узды.

«Казан» халыкара ат спорты комплексына килүгә үк кунаклар холлда «Татпотребсоюз» тарафыннан оештырылган халык куллануы товарлары күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук татар милли ашларыннан авыз иттеләр.

Монда тагын Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылган иде.

Ат спорты бәйрәме «Аргамак» призына татар токымы атлары чабышыннан башланып китте. 2000 метрга республиканың төрле районнарыннан 12 аргамак ярышты. Приз фонды – 150 мең сум.

Моннан тыш, бүген ярышларда катнашучылар Казан ипподромы Кубогына (приз фонды 200 мең сум), Татарстан Республикасы Атлар үрчетү һәм ат спорты федерациясе призына, Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Халыклар дуслыгы призына, «Татспиртпром» Кубогына ярышачаклар иде.

Быел 16 мәртәбә чабыш булачак, шул исәптән WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты хөрмәтенә дә.

Фоторепортаж
Казан ипподромында ат спорты бәйрәме
Барлык яңалыклар