Бөтенроссия балалар фольклориадасы үткәрелү сәбәпле, Казанның кайбер үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды.
Автомобильләрнең хәрәкәтен һәм машина кую урыннарын 20 нче июньдә 09:00 дан 16:00 сәгатькә тиклем түбәндәге участокларда чикләячәкләр:
Кремль урамында, Чернышевский урамыннан алып Беренче Май мәйданына кадәр участокта;
Ивановский авышлыгында, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр участокта.
Чикләү махсус пропусклары булган чараларны оештыручыларның транспортларына кагылмый.
2 нче Бөтенроссия балалар фольклориадасы Казанда 19-23 нче июньдә узачак. Фестиваль илнең барлык төбәкләреннән 10-18 яшьлек бер меңнән артык катнашучыларны берләштерәчәк.
Фольклориада БРИКС Уеннарын ябу тантанасы һәм Сабантуйны бәйрәм итү белән беррәттән
планлаштырылган.