Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2021, 10:40

Tour de Tatarstan Kazan велоузышын уздыру көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

22, 28, 89-нчы номерлы автобуслар вакытлыча башка схема буенча йөриячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Казанда Tour de Tatarstan Kazan шоссе велоузышы узачак. Ярышларны уздыру көнендә шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты.

25-нче сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр, Батурин урамы буенча хәрәкәт ябылганнан соң, 22, 28, 89-нчы автобуслар түбәндәге схема буенча йөриячәк: К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы, алга таба маршрут буенча.

Кире юнәлештә бу автобуслар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Меңьеллык мәйданы - Пушкин урамы, аннан соң маршрут буенча.

Н.Ершов урамындагы «Казанның үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышы пунктындагы 3, 5, 7-нче номерлы троллейбус маршрутлары һәм 10а, 22, 30, 35, 63, 89-нчы номерлы автобус маршрутлары Вишневский һәм Н.Ершов урамнары киселешендә транспорт чишелеше районына күчереләчәк.

Tour de Tatarstan Kazan велоузышта Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары гына түгел, Россиянең төрле регионнарыннан һәм дөньяның башка илләреннән профессиональ спортчылар да катнашачак. Катнашучылар өч араның берсен үтәчәк: 100 км, 60 км. Ә яшь велосипедчылар – 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар – велосипедларда, беговелларда – педальсез кечкенә балалар велосипедында , шулай ук роликларда һәм самокатларда катнаша ала. Велоузышның старты 8:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы территориядә билгеләнгән, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар