В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22, 28, 28а һәм 89 нчы номерлы автобуслар вакытлыча яңа маршрутлар буенча йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). 18 нче июньдә Татарстан башкаласында 22, 28, 28а һәм 89 нчы номерлы автобуслар хәрәкәте схемалары үзгәрәчәк. Бу Iron star 113 & Olympic Kazan 2022 турниры кысаларында триатлон буенча ярышлар уздыруга бәйле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
6:00 дән 17:00 гә кадәр автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк:
шәһәр үзәгеннән энергетика университетына кадәр 22, 28 һәм 89 нчы номерлы автобуслар Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы буенча барачак, аннан маршрут буенча хәрәкәт итәчәк;
кире юнәлештә 22, 28а һәм 89 нчы номерлы автобуслар Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы аша, аннары маршрут буенча йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, 18 нче июньдә ярышлар уздыру сәбәпле кайбер урамнар буенча автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.