В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 22, 28а, 43, 54, 89-нчы номерлы автобус маршрутларына кагылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 8-нче октябрь). 10-нчы октябрьдә, Казан милли ярыммарафоны уздырылган көнне, Казанның җәмәгать транспортының кайбер маршрутлары хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк.
7: 30 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр Батурин урамы юнәлешендә 22, 28а, 89-нчы номерлы автобус маршрутлары түбәндәге тәртиптә йөриячәк: Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы, аннары маршрут буенча. Кремль дамбасы юнәлешендә 22, 89-нчы номерлы автобуслар түбәндәгечә хәрәкәт итәчәк: К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча.
6:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 43-нче номерлы автобус шәһәр үзәгенә таба юнәлештә Ф.Әмирхан – Чистай урамы – Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Островский урамы – Н.Назарбаев урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. 54-нче номерлы автобус шәһәр үзәгенә таба юнәлештә Ф.Әмирхан – Чистай урамы – Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Татарстан урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
Моннан тыш, 6:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үзәктән килә торган 28а, 43, 54-нче номерлы автобус маршрутлары өчен Ф.Әмирхан урамы буенча «А.Козин урамы», «С.Хәким урамы» тукталышлары, ә 62, 74, 75-нче номерлы маршрутларның С.Хәким урамы буенча «ДВВС» тукталышы гамәлдән чыгарылачак.
Шулай ук 28-нче номерлы маршрут автобуслары бу көнне сәгать 10:00 сәгатьтән генә йөри башлаячак, дип хәбәр итә Казан транспорт комитеты.