В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конструкциядә ТРда Цифрлаштыру елы логотибын күрергә мөмкин булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан телеманарасы 13 нче сентябрьдә бәйрәм уты белән яктыртылачак. Аны Программист көненә багышлыйлар.
Конструкциядә 2022 елда Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы логотибы белән архитектура-сәнгать яктыртуы барлыкка киләчәк. Светодинамик тамашаны 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Программист көне Россиядә программа тәэминатын эшләү өлкәсенең әһәмиятен һәм илнең инновацион үсешенә керткән өлешен тану буларак билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм РФ Президентының 2009 елның 11 нче сентябрендәге 1034 нче номерлы указы белән билгеләнгән. Программалаучы көне 13 нче сентябрьдә билгеләп үтелә, ә әгәр кәбисә елы булса – 12 нче сентябрьдә.