В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23-нче майда почта бүлекчәләре әлеге көн өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казанда 24-нче майда, Ураза гаете көнне, Татарстанның почта бүлекчәләре эшләмәячәк. Почта юлламаларын, вакытлы матбугатны һәм язма корреспонденцияне бу көнне почта тартмаларыннан алу шулай ук башкарылмаячак.
Шимбә көнне, 23-нче майда, почта бүлекчәләре әлеге көн өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк. Дүшәмбе көнне, 25-нче майда, Россия почтасы бүлекләре гадәти график нигезендә эшен дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Россия почтасы мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш җәдвәлен оператив рәвештә ачыкларга яки картадан якындагы почта бүлеген табарга мөмкин.