20-нче июль көнне бәйрәм вәгазе 3:30 сәгатьтә башлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). 20-нче июльдә Казанның җәмәгать транспорты дин тотучыларны Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм чаралары урынына илтәчәк. Шәһәр халкы мәчеткә 3:30 сәгатькә, бәйрәм вәгазе башланганчы, 1-нче, 2-нче, 5-нче, 6-нчы, 10-нчы, 10а, 15-нче, 22-нче, 23-нче, 29-нчы, 30-нчы, 31-нче, 35-нче, 35а, 37-нче, 47-нче, 53-нче, 54-нче, 56-нчы, 63-нче, 68-нче, 71-нче, 74-нче, 75-нче, 89-нчы, 91-нче номерлы автобус һәм 1-нче, 2-нче номерлы троллейбус маршрутлары белән бара алачак.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, җәмәгать транспорты якшәмбе графигы буенча йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, быел мөселманнар Корбан гаетен 20-нче июль көнне билгеләп үтәчәк. Казан мәчетләрендә иртәнге намаз 2:30 сәгатьтә, Коръән уку – 2:45 сәгатьтә башлана. Бәйрәм вәгазе 3:30 сәгатьтән 4:00 сәгатькә кадәр, ә 4:00 сәгатьтә гает намазы узачак. 4:05 сәгатьтә гарәп телендә вәгазь башлана, 4:30 сәгатьтә –корбан чалу – Татарстан башкаласында 16 мәйданчык билгеләнгән. 20-нче июль Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булачак.