6 июнь көнне мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне кайбер автобус маршрутлары 2:00 сәгатьтән эшли башлаячак, бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чарасы 3:00 сәгатьтә вәгазьдән башлана. Халыкка уңайлы булсын өчен, шәһәр мәчетләренә иртәнге сәгать икедән 6, 10, 15, 30 нчы номерлы автобус маршрутлары һәм 2 нче номерлы троллейбус маршруты эшләячәк.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы башланачак, ул 17 урында узачак.
Казанда корбан чалу мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча урнаштырылачак:
«Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17)
«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)
«Корбан бәйрәме комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6)
«Тынычлык» мәчете (Мирный бистәсе, Мелитополь ур., 15)
«Гадел» мәчете (Оренбург Юлы, 193)
«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлитов ур., 48а)
«Биләл» мәчете (Вознесенск бистәсе, Иркен ур., 29)
«Куддус» мәчете (Карьер Бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16)
«Иман Нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а)
«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3
«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)
«Фатиха» мәчете (Рихард Зорге ур., 2а)
«Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23)
«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиново тыкрыгы, 16а)
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)
«Рәҗәп» мәчете (Энгельс ур., 20/39)
«Җомга» мәчете (Юдино бистәсе, Ильич ур., 4)
«Шәһәр хезмәтләре Корбан хайваннарын санкцияләнмәгән сату урыннарында сатуга һәм аларны билгесез урыннарда сую эшенә юл куймауны оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрсәтәчәк», — дип хәбәр итте Илгиз Сарманов.
Моннан тыш, бу көнне Кремль яр буенда ТР Милли китапханәсе янында «Корбан-фест» бәйрәм чарасы узачак, анда балалар һәм яшүсмерләр өчен грэпплинг буенча турнир, лекторийлар, мастер-класслар, ярминкә, фуд-корт һәм «Елмай» паркында балалар программасы планлаштырылган. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.