В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корбан гаетендә Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). 11-нче августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты иртәнге 3.00 сәгатьтә йөри башлаячак.
Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 22, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 71, 74, 75, 89, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Искәртеп үтәбез, Корбан гаетендә Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң, корбан чалу йоласына керешәләр, ул 11-нче августтан 13-нче августка кадәр 16 мәйданчыкта оештырылачак.
Моннан кала, традиция буенча бәйрәм алдыннан Казанда «Мохтаҗларны ашат» акциясе үткәрелә, аның кысаларында «Зәкәт» фондыннан бәрән алырга һәм аны мохтаҗларга бирергә мөмкин булачак.