В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11-нче август көнне мөселманнар ислам динендәге олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения Швецова). 11-нче август көнне мөселманнар ислам динендәге олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Мәчет аша уза торган җәмәгать транспорты бу көнне сәгать 3.00-тә эшли башлаячак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров.
Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 4.00 сәгатьтә вәгазь белән башланачак. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалуга керешәчәкләр, ул 11-13 август көннәрендә 16 мәйданчыкта өч көн дәвамында узачак.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары |
||
«Казан нуры» мәчете |
Ф.Әмирхан пр., 3 |
|
«Салихҗан» мәчете |
Бестужев ур., 66 |
|
«Фатиха» мәчете |
Кадыш бистәсе, Рихард Зорге ур., 4а |
|
Вахитов һәм Идел буе районнары |
||
«Әл-Мәрҗани» мәчете |
К.Насыйри ур., 17
|
|
«Тынычлык» мәчете |
Мирный бистәсе, Мелитополь ур., 15 |
|
«Гадел» мәчете |
Оренбург тракты, 193 |
|
«Ризван» мәчете |
Х.Мәүләтов ур., 48а |
|
«Апанай» мәчете |
К.Насыйри ур., 27 |
|
Корбан чалу комплексы |
Бертуган Петряевлар ур. |
|
Киров һәм Мәскәү районнары |
||
«Рамазан» мәчете |
Окольная ур., 25б |
|
«Мәүлид» мәчете
|
Залесный бистәсе, Селянская ур., 23 |
|
«Сөләйман» мәчете |
Серов ур., 4а |
|
«Рәҗәп» мәчете |
Энгельс ур., 20/39 |
|
Совет районы |
||
«Биләл» мәчете |
Вознесение бистәсе, Иркен ур., 29 |
|
«Котдус» мәчете |
Карьер бистәсе, Яснополянская тыкрыгы, 16 |
|
«Иман нуры» мәчете
|
Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а |
«Шәһәр хезмәтләре санкцияләнмәгән корбан чалу урыннарын булдырмау һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалу эшен оештыра, – дип билгеләп үтте И.Шакиров. - Хокук саклау органнары бәйрәм үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрәчәк».