В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген кич С.Хәким урамындагы юл участогы ябылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Бүген Казанда С.Хәким урамында транспорт чаралары хәрәкәте һәм парковкасы чикләнәчәк. Бу Химиклар көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
Хәрәкәт өчен С.Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге участогы ябылачак. Чикләү 2 нче июньдә 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр ителә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкының Telegram-каналында. Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга кушалар.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Программада эстрада йолдызлары чыгышы, химик шоу, фуд-корт һәм фотозона эше, мастер-класслар һәм салют каралган. Сәхнәгә Элвин Грей, Barbara Band һәм диджей BubbleGum чыгачак. Концертның хедлайнеры җырчы Сергей Лазарев булачак.