Чарада Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Олег Белозеров, “Ак Барс” ХК вәкилләре һ.б катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Бүген 100 еллыгын билгеләп үтүче Юдино торак массивында ясалма бозлы ябык боз аренасы нигезенә алка салу тантасы үтте. Бистәнең юбилеен бәйрәм итәргә килгән “Россия тмер юллары” ААҖ идарәсе рәисе Олег Белозеров әлеге проектка финанс ярдәмен күрсәтергә вәгъдә итте.
Бистәдә боз аренасын төзү карары бу елның март аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның биредә яшәүчеләр һәм Горький тимер юлларының Казан территориаль идарәсе бүлекләрендә эшләүчеләр белән очрашуы барышында кабул ителде.
“Вәгъдә иткәнчә, биредә боз шугалагы төзеләчәк. Проект эшләнгән, документация бар, барлык карарлар кабул ителгән, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Киләсе елда биредә сезнең белән уйнарбыз, дип ышанам! Хоккейны яратыгыз!”.
Олег Белозеров та кечкенә хоккейчыларга матур уеннар һәм җиңүләр теләде. “Спорт һәм тимер юлны команда рухы берләштерә, - дип саный ул. – Биредә шөгыльләнеп, уңышларга ирешүчеләрнең күбесе тимер юлларга килер, дип уйлыйм”. Ул республика җитәкчелегенә тимер юлчыларга спорт объектлары төзегән өчен рәхмәтен белдерде. “Үзебез ягыннан без әлеге проектка финанс ярдәме күрсәтчәкбез”. – дип өстәде ул.
Боз шугалагы төзү эшләренең башлануы белән юдинолыларны “Ак Барсның” капитаны Александр Свитов та котлады. “Хоккейны яратыгыз, хоккей уйнагыз!”. – диде ул кечкенә спортчыларга.
Шуннан соң кунаклар 153-нче мәктәп укучысы Дмитрий Перов һәм 70-нче мәктәп укучысы Әмир Мирзаев белән Гагарин Кубогында уйнаган алканы булачак боз аренасы нигезенә салдылар. Бәйрәм уңаеннан алкада Юдиноның 100 еллыгы символикасы уелган. Хоккей яратучылар өчен тантанага махсус китерелгән Гагарин Кубогы булды.
Политехника урамында урнашачак боз аренасы 2 мең кв метрдан артык мәйданлы бинада урнашачак. Боз кыры зурлыгы – 26х56 м. Яңа спорт объекты хоккей, фигуралы шуу, шулай ук тимераякта массалы шуу өчен каралган. Аренаның сыйдырышлыгы – сменага 50 кеше. Боз сарае “Зилант” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең шөгыльләнү урыны булачак.
Шугалак ел дәвамында эшләр, дип планлаштырыла. Бары 10-30 көнгә боз алмаштыру һәм профилактика эшләре өчен туктап торачак.
Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, ТР спорт министры Владимир Леонов, “Ак Барс” хоккей клубының генераль менеджеры Рафик Якубов, “Ак Барс” хоккей клубы капитаны Александр Свитов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре катнашты.