Өлкәннәр декадасы 1 нче октябрьдә башлана.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанның Милли музее өлкән яшьтәге казанлылар өчен «Язмышның гүзәл мизгелләре» дигән махсус программа әзерләгән, аның кысаларында тематик экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, мастер-класслар һәм театральләштерелгән-костюмлы акцияләр узачак.
Өлкәннәр декадасында шулай ук В.Аксенов, К.Васильев, Ә.Мәҗитов һәм Б.Урманче музейларына, И.Зарипов галерея-студиясенә керү бушлай булачак.
Моннан тыш, Туризмны үстерү комитеты ярдәме белән ветераннарның иҗтимагый хәрәкәте активистлары өчен Социалистик көнкүреш музеена, Казан Кремленә, ТР Милли китапханәсенә экскурсияләр оештырылачак.
1 нче октябрьдә Казан пенсионерлары өчен Казан зооботаника бакчасына керү дә түләүсез булачак. Моның өчен пенсия таныклыгын күрсәтергә кирәк. Ә 5 нче, 9 нчы, 10 нчы, 12 нче номерлы мунчаларда бу көнне өлкән шәһәрлеләргә мунча хезмәтләре бушлай күрсәтеләчәк.