В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр шәһәр үзәгенә, Мәскәү, Яңа Савин һәм Идел буе районнарына кагылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 9-нчы майда Җиңү көнен бәйрәм итү һәм аңа багышланган чаралар уңаеннан Казанның кайбер урамнарында автомобильләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карарлар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
1-нче май 15:00 сәгатьтән 11-нче май 11:00 сәгатькә кадәр (кирәк булганда):
Үзәк стадион янындагы парковка зонасы;
Әсгать Галимҗанов скверы янындагы җирле юл.
6, 7, 8, 9-нчы май (ЮХИДИ таләбе буенча):
Оренбург тракты (5-нче номерлы йорттан Бутырка урамына кадәр).
8-нче май 16:30 сәгатьтән 10-нчы май 8:00 сәгатькә кадәр:
Меңьеллык мәйданда (шул исәптән Бауман урамында, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);
Кремль яр буе урамында;
Декабристлар урамында (Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);
Декабристлар урамында (Комсомол урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);
Ташаяк урамында (Мәскәү урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр);
Уң як Болак урамы буенча (Меңьеллык мәйданыннан алып Чернышевский урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);
Сул як Болак урамында (Меңьеллык мәйданыннан алып Чернышевский урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);
цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.
8-нче май 18:00 сәгатьтән 10-нчы май 3:00 сәгатькә кадәр:
Бондаренко урамында (Ямашев проспектыннан алып Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә);
Волгоград урамында (Бондаренко урамыннан алып Короленко урамына кадәр ике юнәлештә).
9-нчы май көнне 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр (кешеләр күп җыелганда):
Сибгат Хәким ур.
Җәмәгать транспортының эш графигы, бәйрәм афишасы һәм акцияләре турында тулырак KZN.RU порталында «Казан Җиңүне бәйрәм итә» дигән махсус бүлектә белергә мөмкин.