«Пассажир көне» акциясе вакытында барлык теләүчеләр дә шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында сораулар бирә һәм фикер калдыра алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 20-нче мартта Пассажирлар көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында ел саен үткәрелә торган «Теловидение» халыкара фестиваленә багышланган бию перфомансы узачак. Пассажирлар өчен «Пантера» камера балеты артистлары бию, театр һәм гимнастика синтезыннан торган номерлар белән чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, «Пассажир көне» акциясе вакытында барлык теләүчеләр дә шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында сораулар бирә һәм фикер калдыра алачаклар, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Артистлар чыгышы 14.00 сәгатьтә башлана. Перфоманс Халыкара биючеләр һәм хореографлар командасын берләштергән TerraDance проекты премьерасына багышланган. 25-нче мартта артистлар перфоманс премьерасын сәхнәдә күрә алачак – артистлар Галиәсгар Камал театрында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Пантера».