Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2020, 12:19

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар

Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр һәм такыяны Ләйлә Фазлыева, Рөстәм Гафаров һәм башкалар салды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сугыш башлануның 79 еллыгына багышланган тантаналы чара Җиңү паркында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Суворов хәрби училищесының элеккеге башлыгы, генерал-майор Александр Бородин, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашты.

79 ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч һәм рәхимсез, миллионлаган язмышны тар-мар иткән сугыш сугыш башланган. 1941 елның 22-нче июнендә фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм ясаган. Бөек Ватан сугышы башланган, ул 1418 көн һәм төн дәвам иткән.

«Бүген барлык илебез халкы өчен бик мөһим дата: 22-нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. - Бүген бергә, бердәм рәвештә теләсә нинди бәла-казага һәм кайгыга каршы торырга мөмкин булуын һәркайсыбыз аңлый. Чара безнең барыбыз өчен дә катлаулы чорда, катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда уза, әмма шуңа да карамастан, кешеләр, Ватан өчен көрәшеп һәлак булганнарны искә алу өчен, Мәңгелек ут янына килә».

Тантананы «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясендә катнашучылар ачты. «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте, Татарстан «Ватан» берләшмәсе һәм Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятенең «Курс» яшьләр оешмасы активистлары Горький исемендәге парктагы Мәңгелек ут янында лампалы шәмнәр кабыздылар һәм алар белән «Миллениум» күпере аша Җиңү паркындагы Мәңгелек утка кадәр үттеләр. «Бу акция белән без сугыш елларында якты киләчәк, тыныч күк йөзе һәм киләчәк буын өчен гомерләрен биргән геройларны искә алдык. Мин шундый бөек, көчле, куәтле илдә яшәвем белән горурланам, - дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активисты Зөһрә Юнысова.

Шуннан соң мөхтәрәм кунаклар Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр һәм такыя салдылар. Сугышта катнашучыларга һәм тылда җиңү яулаучыларга хөрмәт белдерү йөзеннән яшь армиячеләр һәм шәһәр халкы килгән. Сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә. 24-нче июньдә Татарстан башкаласында тантаналы чара узачак - Ирек мәйданы һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап меңгә якын Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре, хәрби училище курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре узачак, шулай ук 40 берәмлек легендар хәрби техника үтәчәк. Шәһәрдә тантаналы чараның репетициясе узды инде, бу көнне шәһәрдә үзәк урамнарны дезинфекцияләүче чара белән эшкәрттеләр. «Гаскәрләрнең тантаналы йөрешен үткәрүне оештыруда кыенлыклар булмады. Исәпкә алырга кирәк булган махсус таләпләр бар. Репетиция уңышлы узды, анда катнашучыларның барысы да үзен яхшы хис итә», - дип сөйләде журналистларга Ләйлә Фазлыева.

Фоторепортаж
Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануга 79 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды, 22.06.2020
Барлык яңалыклар