В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел шагыйрь тууына 133 ел була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 26-нчы апрельдә Казанда күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алачаклар. Бу ел саен үткәрелә торган традиция, анда Татарстан җитәкчелеге, зыялылар һәм яшьләр катнаша. Быел шагыйрь тууына 133 ел була.
9.00 сәгатьтә Г.Тукай скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Театр урамындагы һәйкәле янында 12.00 сәгатьтә шигърият бәйрәме узачак. Исегезгә төшерәбез, бу көнне, 26-нчы апрельдә, 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Театр урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
15.00 сәгатьтә «Казан Экспо» күргәзмә комплексының И.Шакиров исемендәге концертлар залында тантаналы рәвештә Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшырачаклар, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.