(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казанда "Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.

Чарада ТРда яшәүче халыкларның иң яхшы мәдәни, музыкаль һәм хореографик иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итәчәкләр.

Моннан кала, ТР этно-мәдәни хәрәкәтенең иң актив катнашучыларына дәүләт бүләкләре, ә иң яхшы иҗат коллективларына милли костюмнар тектерү өчен акчалата сертификатлар тапшырылачак.

Концерт 10.00 сәгатьтә М.Җәлил ис. Татар опера һәм балет театрында узачак.

"Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этно-мәдәни фестиваленең төп максаты - республика территориясендә яшәүче халыкларның берлеген, тату яшәүләрен һәм бер-берсен рухи яктан баетуларын ныгыту. Фестиваль өч этапта уздырыла: муниципаль, зональ һәм финал гала-концерт. Катнашучылар өчен биш номинация каралган: вокал, хореография, сәнгати сүз, инструменталь башкару һәм фольклор.

Быел зональ этапта Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 конкурсант катнашты. Фестивальдә катнашучыларның гомуми саны - 2 меңнән артык (175 коллектив һәм 138 башкаручы).

Чараны Татарстан Халыклары ассамблеясы һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыралар.

2018-11-02T11:00:03+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.