В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобиль «Урам» экстрим-паркында эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Яшьләр көнендә казанлылар ВИЧ һәм гепатит С ка аноним экспресс-тест узачак, шулай ук медицина һәм социаль хезмәткәрләрдән консультацияләр алачак.
Тест-мобиль мобиль комплексы «Урам» экстрим-паркында 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Моңа кадәр KZN.RU порталы бу атнада шәһәр халкы берничә мәйданчыкта аноним тест үтә ала дип хәбәр иткән иде.