Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2023, 14:38

Футбол буенча Россия Суперкубогы матчы көнендә Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк

Уеннан соң халык шаттллардан файдалана алачак, алар ике юнәлештә йөриячәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июль, Юлия Летникова). Казанда 15 нче июльдә, футбол буенча Россия Суперкубогы матчы узган көнне, җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча йөриячәк. Уенга әзерлек вакытында, матч башланганчы һәм стадионны бушаткач, составларны бирүне көчәйтәчәкләр – транспорт минималь интерваллар белән хәрәкәт итәчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Моннан тыш, уен тәмамланганнан соң, җанатарларга уңайлы булсын өчен шаттллар йөриячәк. Аларны стадион янында – Чистай урамы һәм Ямашев проспекты юлларында урнаштырачаклар. Автобуслар «Җиңү Проспекты» метро станциясенә һәм Казан–1 тимер юл вокзалына барачак. Барлыгы 20 автобус эшли, һәр юнәлештә 10 автобус. Шаттллар тукталышларда тукталачак, дип аңлатты Илдар Шакиров.

Исегезгә төшерәбез, матчны әзерләү һәм үткәрү вакытында кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, матчка алдан, ким дигәндә өч сәгать кала килергә кирәк, шул ук вакытта тукталыш урынын күздә тотарга кирәк. Мәсәлән, уен вакытында дүрт парковка каралган: Фатыйх Әмирхан проспектындагы төзелеш кибете янында; Ямашев проспекты, 97 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янында; Гаврилов урамы, 5 адресы янындагы төзелеш кибете янында; Ямашев проспекты, 122б адресы янындагы автосалон янында. «Такси белән машинаны стадионга чакыру мөмкинлеген булдырмау мәсьәләсе килешенде», – дип өстәде спикер.

Исегезгә төшерәбез, Россия Суперкубогы өчен OLIMPBET матчы 15 нче июльдә «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Ил чемпионы Петербургның «Зенит»ы һәм кубок иясе – Мәскәүнең ЦСКА командасы арасында очрашу 17:00 сәгатьтә башлана.

Барлык яңалыклар