В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң тәүге экспонатлар XVI гасыр датасы белән билгеләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Бүген Казанның социалистик көнкүреш музее Төркиядә Мәскәү халыкара мәктәбе базасында «Күк йөзе. Галәм. Кеше.» космонавтика көненә багышланган күргәзмәсен ачты. Килүчеләр офорт, хромолитография, ксилография һәм линогравюра техникаларында ясалган экспонатларны күрә алалар.
Күргәзмәнең нигезен Россия графика коллекциясе тәшкил итте. Алар А.Калашников, Л.Коробская, Н.Поплавская, Ф. Галле, П. Бакуа һәм башкалар кебек танылган рәссам-графиклар тарафыннан ясалган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң тәүге экспонатлар XVI гасырга туры килә.
Россия һәм Төркиядә билгеләнгән агымдагы мәдәният елы кысаларында оештырылган күргәзмә апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аны теләк белдергән барлык Анталия төбәгендә яшәүчеләр һәм җирле курортларга килгән кунаклар да килеп күрә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.