Бәйрәм иллюминациясен 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм иллюминациясен Казан халкы һәм кунаклары 15:00 дән 23:00 гә кадәр күзәтә алачак.
ТР башкаласыннан тыш бәйрәм утлары Белгород, Воронеж, Грозный, Кызыл, Мурманск һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге телеманараларда кабызылачак.