Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2022, 15:11

Шәһәр көнендә Казан автобусларында ике телле тарихи-мәдәни аудиогид яңгыраячак

Проектны башлап җибәрүгә бер көн кала журналистлар беренче булып Татарстан башкаласының истәлекле урыннары турында ишеттеләр.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август, Дмитрий Никитин). Казанда 30 нчы августтан 12 маршрут автобусларында рус һәм татар телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид эшли башлаячак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары микрорайоннар, бистәләр тарихы, танылган шәхесләр, урам исемнәре, шәһәрнең уникаль урыннары һәм ландшафты, парклар, һәйкәлләр һәм тарихи биналар турында белә алачак.

Проектны башлап җибәрүгә бер көн кала журналистлар беренче булып Татарстан башкаласының истәлекле урыннары тарихы белән таныштылар. Матбугат туры барышында алар 6 нчы автобус маршруты буенча «Яшьләр үзәге» тукталышыннан «Елга порты»на кадәр һәм кире юнәлештә бардылар. Хәрәкәт вакытында аудиогид Меңьеллык мәйданы тарихы, Болак ермагы, төп урамнар һәм шәһәрнең башка урыннары турында сөйләде. Аудиогид бу ел ахырына кадәр эшләячәк, дип сөйләде журналистларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Сәфәрнең аудиоязмасы дүрт автобус маршрутында яңгыраячак – 2 нче, 6 нчы, 90 нчы, 91 нче (һәр маршрутта өчәр автобус). «Нәкъ менә әлеге маршрутларны сайлау аларның озынлыгы белән бәйле, алар шәһәрнең төрле өлешләрен колачлый, – дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова. - Һәр маршрутта аудиогидның дүрт вариантыннан берсе кабатланачак. Шулай итеп, шәһәр халкы Татарстан башкаласы турында тарихи һәм кызыклы фактлар белән яхшырак таныша алачак».

Аудиогид шулай ук аз билгеле булган мәгълүматларны, барлыгы 100 дән артык истәлекле тарихларны үз эченә ала: шәһәр легендалары, гореф-гадәтләр, вакыйгалар, истәлекле урыннар, фактлар, танылган шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары турында хикәяләр.

Проектның фәнни консультанты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, аудиогидны, автобусларда урнаштырылган QR-кодны сканерлап, махсус ресурста тыңларга мөмкин булачак. «Без проектка Казанның төп истәлекле урыннары яныннан гына түгел, шәһәр читеннән салынган маршрутларны да тоташтырырга тырыштык, Татарстан башкаласы тарихының күп өлеше төрле чорларда нәкъ менә шулар белән бәйле булган бит», – дип ассызыклады ул.

Аудиогидлы автобуслар тышкы яктан да Казанның башка җәмәгать транспортыннан аерылып торачак – аларны тиешенчә бизәячәкләр. Салоннарда рус-татар телләрендә сөйләүлекләр һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары белән кызыклы рәсемнәр – хәзерге замандагы Татарстан турында креатив инфографика, маршрутлар һәм автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат (юмористик манерада) барлыкка киләчәк.

«Әлеге проект олы буынга гына түгел, яшьләргә дә бик ошар, дип ышанабыз. Проект концепциясе Казан Мэриясе тарафыннан эшләнгән һәм ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылды», – дип сөйләде Г.Сәгыйтова.

Проект өстендә тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр, артистлар һәм музыкантлардан торган зур команда эшләде. Музыкаль бизәлешне пианист һәм композитор Миләүшә Хәйруллина әзерләгән, ә текстларны тарихчы, «Казанның 2021 елгы иң яхшы экскурсоводы» конкурсы җиңүчесе Марк Шишкин, туган якны өйрәнүче Рәдиф Кашапов, шулай ук тарихчы, ТР Милли архивы директоры Илдар Шәфыйков язган.

Аудиогидны яңгыратуга театр актерлары, радио - һәм телевидение алып баручылары җәлеп ителде, алар арасында ТР халык артисты Роман Ерыгин, ТР атказанган артистлары Фәнис Җиһаншин, Эмиль Талипов, Гөлназ Нәүмәтова, К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова, Казан яшь тамашачы театры артисты Полина Малых, телетапшырулар алып баручы Анастасия, радио алып баручы Артем Рычев, шулай ук Айваз Садыйров бар.

«Мондый гадәти булмаган бизәлеш казанлыларга һәм башкала кунакларына ошар дип ышанам. Хәзер бу җәмәгать транспорты автобусы гына түгел, ә шәһәрнең күренекле урыннары турында сөйли торган экскурсия мәйданчыгы да. Мондый автобуста һәр сәфәр сәяхәткә әвереләчәк», – дип фикерләре белән уртаклашты 6 нчы номерлы автобус кондукторы Таисия Елисеева.

Г.Сәгыйтова шәһәр хакимияте командасын аудиогид булдыруга Казан Мэриясе тарафыннан Туган телләр һәм Татарстанда халыклар бердәмлеге елында тормышка ашырылган «Туган телләр поезды» проекты илһамландырды, дип искә төшерде.

Фоторепортаж
Шәһәр көнендә Казан автобусларында тарихи-мәдәни аудиогид эшләячәк
Видеорепортаж
29.08.2022 13:41
Шәһәр көнендә Казан автобусларында тарихи-мәдәни аудиогид эшләячәк
Барлык яңалыклар