В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30 нчы августта эшмәкәрләр өчен планлаштырылган чараларга алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярминкә Казан Кремле янында оештырылачак, анда иң озын сәүдә рәтләре буенча Россия рекордын куярга ниятлиләр. Биредә шулай ук иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә килүчеләр өчен призлар белән конкурслар оештырылачак.
Ул арада Бауман урамында, ТР Фәннәр академиясе янында, Kazan bazar форумы узачак. Үзмәшгульләр мастер-классларда катнаша һәм стратегик маркетинг буенча лекцияләр тыңлый ала. Моннан тыш, чарада товарлар күргәзмәсе, сату һәм концерт программасы да оештырылачак.
Үзмәшгульләргә чараларда катнашу өчен МСП.РФ порталында гариза калдыру зарур. Хезмәтләр арасында «Финансирование участия в выставочно-ярмарочных мероприятиях на территории РФ» дигәнне, ачылучы исемлектән кызыксындырган чараны сайларга кирәк.
Барлык сорауларны буенча «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.