Казанлылардан һәм башкала кунакларыннан вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Алена Мирошниченко). 27-нче августтан 30-нчы августка кадәр Казанда Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, Меңьеллык мәйданы һәм Ташаяк урамы 27-нче һәм 28-нче августта төнге вакытта, 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 29-нчы августның 20.00 сәгатеннән 31-нче августның 6.00 сәгатенә кадәр ябык булачак.
Моннан тыш, Шәһәр көнендә 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы, Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәрге участокта ябылачак.
«Казанлылардан һәм башкала кунакларыннан транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү белән бәйле булган вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорыйбыз», - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм бәйрәм көнендә шәһәр транспорты көчәйтелгән график буенча төн уртасына кадәр эшләячәк дип өстәде.