Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 16:40

Шәһәр көнендә Казан ипподромында ат чабышлары узачак

Ат чабышлары «Аргамак» призына татар токымыннан булган атлар чабудан башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 30-нчы августта, Казан шәһәре көнендә, Татарстан башкаласында традицион ат спорты бәйрәме узачак. Программада - ат чабышлары, концерт һәм призлар уйнату.

Ат чабышлары «Аргамак» призына татар токымыннан булган атлар чабудан башлана. 2 мең метр дистанциягә республиканың төрле районнарыннан килгән татар токымыннан булган 12 ат көч сынашачак. 150 мең сум күләмендәге приз фонды өчен Тейма, Акалай бияләре һәм Ахра, Тулпар, Лачын, Ак Морза айгырлары һәм башкалар көрәшәчәк.

1800 метр дистанциянең җиденче узышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы өчен Татарстанда туган чиста токымлы 13 ат көрәшәчәк. Приз фонды 350 мең сум тәшкил итәчәк.

Быел барлыгы 10 чабыш һәм 6 заезд уздыру планлаштырыла, шул исәптән ТР Президенты кубогына, Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына. Шулай ук ат чабышларында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты уңаеннан приз һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Килүчеләр өчен концерт һәм призлар уйнату булачак.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Ат чабышлары программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар