В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Салют тәмамланганнан соң шәһәр халкы һәм кунаклары өчен махсус автобуслар бирүне оештыралар
Җомга көнне, 30 августта, Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эш режимын 23:30 га кадәр озайтып йөриячәк. Бу Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү белән бәйле.
12:00 дән 23:30 га кадәр маршрутта булачак:
1, 6, 10, 10, 10а, 15, 18, 22, 28, 28а, 29, 30, 31, 35, 35а, 36, 43, 46, 47, 54, 55, 60, 62, 63, 70, 71, 74, 75, 89, 90, 91 номерлы автобус маршрутлары;
1, 3, 6, 7, 8 номерлы троллейбус маршрутлары;
трамвай маршрутлары №1, 3, 5, 5а, 7.
Метрополитен 6:00 дан төн уртасына кадәр эшләячәк, ә 9:00 дан 23:30 га кадәр составлар эш көненең пик режимы буенча линиягә чыгачак.
Бәйрәм салюты тәмамлангач, шәһәр халкы өчен махсус транспорт чарасы оештыралар. Пассажирларны 20:30 дан түбәндәге локацияләрдә көтәчәкләр:
ЦУМ һәм Спорт сарае арасындагы җирле юл Сәет Галиев урамында. (30 нчы һәм 10а нчы автобуслар);
Батурин урамындагы «Цирк» тукталышы (22, 28а, 89 нчы автобуслар);
Кремль дамбасы юнәлешендә «Яшьләр үзәге» тукталышы (6, 22, 28а, 33, 35а, 47, 74, 89, 90 номерлы автобуслар);
Декабристлар урамындагы «Энергетика университеты» тукталышы (6, 15, 22, 29, 35, 36, 47, 45, 60, 62, 72, 75, 89 нчы автобуслар);
Кремль дамбасы юнәлешендә «Үзәк стадион» тукталышы (6, 15, 29, 35, 47, 75 номерлы автобуслар);
«Үзәк стадион» тукталышы Тукай мәйданы юнәлешендә (47 нче һәм 91 нче автобуслар), дип хәбәр иттеләр транспорт буенча комитетта.