В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
43,6 мең кул йөге һәм багаж каралды
Шәһәр һәм республика көнендә Казан метрополитеныннан 160 меңнән артык кеше файдаланды. Линиядә хәрәкәтнең минималь интервалы булган өстәмә электр составлары эшкә җигелгән иде.
Барлык станцияләрдә бәйрәм көнендә күзәтү җиһазларының йөкләнеше арттырылды. Куркынычсызлык максатларында 43,6 мең кул йөге һәм багаж каралган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Кассадагы залларда басым һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен «Кәҗә бистәсе» станциясендәге платформада вакытлыча керү ишекләре ябылган. Пассажирларны зур булмаган төркемнәр белән керткәнәр.
Хокук тәртибен контрольдә тоту өчен көчәйтелгән режимдагы станцияләрдә метрополитен хезмәте һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре кизү торган.
Исегезгә төшерәбез, 30 августта «Кәҗә бистәсе» станциясеннән ерак түгел урнашкан «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концерты узды. Кичәнең Хедлайнерлары «Братья Грим» төркеме һәм җырчы Дима Билан булды.