Чарага Советлар Союзы һәм Россия геройларының гаилә әгъзалары чакырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Шигърият бәйгесенең финалында 5-8 нче сыйныф укучылары чыгыш ясаячак. Шулай ук бу көнне музейда аерым батырлык һәм каһарманлык күрсәткән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, аларның туганнары белән очрашу оештырылачак. «Солдатик» фильмының махсус куелышы планлаштырылган.
Чара «Тарихи мохит» МБУ һәм Казан Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, 9 нчы декабрьдә Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтләячәкләр.