Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 13:05

Инвалидлар ункөнлегендә шәһәрнең барлык районнарында вакансияләр ярминкәсе узачак

Шәһәр халкы мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Казанның барлык районнарындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә инклюзив вакансияләр ярминкәсе узачак. Чараларда шәһәр халкы вакантлы вазифалар турында беләчәк һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча ведомство филиалында вакансияләр ярминкәсе 27 ноябрьдә оештырыла. Совет районында урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүчеләр көне 3 декабрьдә узачак.

Вахитов һәм Идел буе районнары идарәсендә Вакансияләр ярминкәсе 9 декабрьдә көтелә. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне Мәшгульлек үзәгенә 10 декабрьдә чакыралар.

Узган ел вакансияләр ярминкәсенә 92 инвалидны да исәпкә алып, 301 кеше килгән. Алар арасыннан 9 кеше уңышлы эшкә урнашкан, дип билгеләп үтте Азат Абзалов.

Шәһәр башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин әйтеп үткәнчә, инвалидлар белән эшләү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкаләтләренә карый, әмма Илсур Метшин тәкъдиме белән Казанда инклюзия булдыру буенча берничә ел рәттән комплекслы эш алып барыла.

«Шәһәрдә инвалидларга һәм шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү системасы булдырылды. Һәр адымы уйланылган, акрынлап-акрынлап эшләнгән гамәл бу. Мондый чаралар инвалидлар ункөнлегендә генә үткәрелеп калмый, башкалабызда ул даими эшкә әйләнде. Берничә ел дәвамында ирешкән мөһим нәтиҗә бу. Бүгенге көнебез ышанычлы, әгәр инвалид кеше белән нинди дә булса хәл килеп чыккан икән – аның мөрәҗәгать итәр урыны бар, һәм ул ярдәм алачак», - диде Денис Калинкин.

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының иң зур шәһәр проекты, шәһәрнең волонтер һәм хәйрия оешмаларын, үзенчәлекле инклюзив киңлекләрне, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрне бергә берләштереп, тугыз ел дәвамында гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итә.

Казанда сәламәтлекләре чикле балалар өчен берничә инклюзив үзәк эшли. Алар арасында «Луч» инклюзия үзәге, менталь тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен укыту-күнекмәләр фатиры буларак билгеле күпфункцияле «Канатлар» үзәге, шулай ук инклюзив «Тылсым» балалар ял итү үзәген әйтергә була.

Шулай ук бу елны Президент грантлары фонды ярдәмендә «Бергә» дип аталган балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылган. «Үзәк август аенда гына ачылуга карамастан, ул инде популярлык яулады: хәзерге вакытта бирегә инвалидлар белән бергә 116 бала йөри», - дип өстәде чыгыш ясаучы.

Сентябрьдә Юлиус Фучик урамында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «БлагоДарю» автоном коммерцияле булмаган оешмасының торып яшәү буенча социаль адаптация үзәгенең икенче фатиры ачылган. Бүген Үзәк Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортын тәмамлаган 11 балага ярдәм итә. «Проектның төп бурычы – менталь тайпылышлары булган кешеләргә интернатлардан читтә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирү», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

«Игелекле Казан» штаб-фатирында булдырылган коворкинг тагын бер уңышлы проект санала. Анда 18 яшьтән олыраклар өчен көндезге тору төркеме эшли. Биредә һөнәр сайлау һәм социаль тирәлеккә җайлашу күнекмәләре өйрәтелә, шулай ук алга таба эшкә урнашуга ярдәм итәләр. Төркемдә 37 кеше шөгыльләнә, шуларның 12 се инде эшкә урнашкан.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, инвалидлар ункөнлегендә Казанда 100 дән артык мәдәни-күңел ачу чарасы узачак. Ункөнлек халыкара һәм республика фестивальләре, конкурслар, концертлар һ.б. белән истә калачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 12:05
Инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаилә шәһәр бюджетыннан матди ярдәм алачак
Барлык яңалыклар