Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2021, 13:47

Казанда инвалидлар декадасында 20дән артык спорт чарасы планлаштырылган

«Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» республика фестивале быел видеоформатта оештырылды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда 1-нче декабрьдә старт алачак Инвалидлар декадасы кысаларында мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган. Инде бүген үк «Триумф» боз аренасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класслар узачак, шулай ук «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» республика сәнгать иҗат фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана. Декада программасына кертелгән чаралар уңай эпидемиологик шартларда узачак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308-е – балалар.

Ел саен ункөнлек кысаларында шәһәрнең мәдәни учреждениеләрендә 7 меңнән артык кеше катнашында 80-нән артык массакүләм чара узды. Әмма быел пандемия аркасында алар яңа форматта үткәреләчәк. Әйтик, 1-нче декабрьдә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп, бәйрәм концертлары, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә узачак.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» Республика сәнгать иҗат фестивале видеоформатта үткәрелә: хәзер онлайн уза торган сайлап алу турлары тәмамланып килә, ә декабрьдә концертны видеога яздыру булачак.

Шулай ук декада чорында 24 спорт чарасы үткәрү планлаштырыла. Бүген «Триумф» спорт комплексының боз аренасында Казанның 1-нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен интернат-мәктәбе укучылары өчен фигурист-спортчылар тимераякта шуу буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр. Чараны «Трамплин» хәйрия фонды белән берлектә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.

Шушы ук спорт комплексында декада көннәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике яшь төркемендә йөзү буенча ярышлар планлаштырылган. «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы тарафыннан оештырылган ярышларда 40 бала катнашачак.

3-нче декабрь көнне Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында республика инвалидлар җәмгыяте һәм Казан Башкарма комитеты командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узачак.

Гүзәл Сәгыйтова 1-нче сентябрьдән 13 спорт объектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләр үткәрелүен искәртте. «Шул вакыттан бирле бирегә килүчеләрнең гомуми саны мең ярымнан артык кеше тәшкил итте. 760 кеше йөри торган йөзү дәресләренә һәм 526 кеше шөгыльләнә торган дәвалау физкультурасына ихтыяҗ аеруча зур», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, барлык спорт объектларында да адаптив физик культура буенча инструктор хезмәтләре күрсәтелә дип тә өстәде.

Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар «Талантика» яшьләр клубында булдырылган, анда узган ел «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт залы ачылган иде. Бина махсус тренажерлар белән җиһазландырылган. Бүген көндә анда 21 кеше бушлай шөгыльләнә.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар дәресләрнең кайда һәм нинди юнәлешләр буенча үткәрелүен +7(843)292-61-29 кайнар линия телефоны аша белә ала.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин булган түгәрәкләр, спорт объектлары, мәдәният учреждениеләре исемлеге буенча мәгълүмат kzn.ru сайтында урнаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.11.2021
Видеорепортаж
29.11.2021 12:37
1-нче декабрьдә Казанда Инвалидлар декадасы старт ала
Барлык яңалыклар