Казан халкына инвалидлар декадасында буш эш урыннары ярминкәләрендә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Килүчеләр район предприятиеләрендәге вакант вазыйфалар турында беләчәкләр һәм белгечләр белән киңәшләшә алачаклар.
5 декабрьдә шәһәр халкын идарә тармагының Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалында көтәчәкләр. Чара Гагарин урамындагы 46 нчы йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72.
Вакансияләр ярминкәсен 5 декабрьдә Рихард Зорге урамындагы 102 нче йорт адресы буенча урнашкан Совет районы филиалында оештыралар. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга була.
Вахитов һәм Идел буе районнары казанлыларына эш урыннарын 10 декабрьдә тәкъдим итәчәкләр. Эш бирүчеләр көне Бертуган Касыймовлар урамындагы 22/7 номерлы адресы буенча узачак. +7(843)224-86-83 телефоны буенча киңәшләшергә була.
10 декабрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне Ибраһимов проспектындагы 41 нче йорт адресы буенча көтәчәкләр. +7(843)560-88-98 телефоны буенча киңәшләшергә була.
Барлык чаралар 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләренең берсендә 10 декабрьдә шәһәр вакансияләр ярминкәсе
булачак. 1—10 декабрьдә Казанда Инвалидлар декадасы
узачак, аның барышында 100дән артык түләүсез чара узачак. Программада: тантаналы һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр һәм башкалар.