В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр танылган фильмнарны «Мир» кинотеатрында карый алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган кино күрсәтүләр уза. Тифлокомментарийлар һәм субтитрлар белән танылган фильмнарны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган шәһәр халкы «Мир» кинотеатрында һәм «Әкият» курчак театрында карый алачак.
Бүген һәм 5-нче декабрь көнне кинотеатрга килүчеләргә Николя Ваньеның «Расправь крылья» гаилә драмасын күрсәтәчәкләр. Франция һәм Норвегиядә җитештерелгән комедия элементлары булган маҗаралы драманың сюжеты реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Фильм кошларның сирәк төрләрен тулысынча юкка чыгудан коткару белән шөгыльләнүче герой турында сөйли.
3-нче һәм 6-нчы декабрьдә тамашачылар Владимир Алениковның «Небесная команда» картинасын – «Локомотив Ярославль» хоккей командасы турында сөйләүче Россия спорт драмасын карый алачак.
4-нче һәм 7-нче декабрьдә Александр Войтинскийның төп рольдә Федор Бондарчук белән «Призрак» Россия фантастик комедиясен күрсәтү узачак.
Ункөнлекнең соңгы көннәрендә балалар үзәгендә «Әкият» курчак театры базасында яшь тамашачылар өчен чаралар узачак. 8-нче декабрьдә сурдотәрҗемә белән «Малыш и Карлсон» һәм «Зима в Простоквашино» мультфильмнарын, 9-нчы һәм 10-нчы декабрьдә «Литл Гром» мультфильмын күрсәтү булачак.
«Мир» кинотеатрында барлык күрсәтүләр 12:00 сәгатьтә башлана. Чараларның тулы программасы белән биредә танышырга була, дип хәбәр итә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлар декадасы көннәрендә казанлылар концертларга, музейларга, экскурсияләргә һәм мастер-классларга йөри ала. Чараларның тулырак программасы белән сайтта танышырга була.