Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2018, 08:11

Игелек декадасында Казанда инвалид балага махсуслаштырылган арба бирелде

14 яшьлек Марат Рәхмәтуллин өчен арба – әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен бердән-бер ысул.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Игелек декадасында Чистай урамында яшәүче Рәхмәтуллиннар гаиләсенә транспорт компаниясе махсуслаштырылган арба китерде – өлкән уллары Марат өчен Казан шәһәр Думасы депутаты Илья Вольфсон бүләге.

Марат вакытыннан алда, 30-нчы атнада туа, табиблар мөмкин булганның барысын да эшлиләр, ләкин балага күп төрле диагнозлар куела. Алар аркасында бала мөстәкыйль рәвештә берни дә эшли алмый, сөйләшми һәм начар күрә.

Хәзер Маратка 14 яшь, ул тормышны ярата, зирәк һәм аралашучан бала. Авыруларына карамастан, Марат яңа тәэсирләр ярата. Малай урамда йөрергә, музыка тыңларга һәм кунаклар белән аралашырга ярата.

Монда аның әти-әнисе өлеше зур, Светлана һәм Рөстәм балаларына кирәк булган карауны тәэмин итеп торалар: дарулар, массаж, дәвалау физкультурасы, иппотерапия, логопед белән дәресләр. Алар кайгыртуы ярдәмендә Маратта 5 ел инде эпилепсия өянәге булмаган. Моның өчен чыганаклар булуы кирәк: Рөстәм фатирлар төзекләндерү белән шөгыльләнә һәм ялларсыз эшли. Светлана да, мөмкин булганда, акча эшләүдән баш тартмый, ләкин вакытының күп өлешен ул Маратны һәм кече уллары Әмирне тәрбияләүгә багышлый.

Марат вакытының күп өлешен махсуслаштырылган арбада уздыра – бу хәрәкәтләнү өчен бердән-бер мөмкинлек. Моңа кадәр булган арба инде кечкенә, ә яңа арба алырга гаиләнең мөмкинлеге юк. Эшләгән акчалары тулысы белән диярлек Маратның агымдагы дәвалау курслары һәм азык-төлек өчен тотыла.

Арба инде сыналды – Марат әнисе һәм энесе белән “Истанбул” скверында яңа арбада йөреп керделәр.

Барлык яңалыклар