Рейслар пәнҗешәмбе көннәрендә 20:30 сәгатьтә башкарылачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). 1 нче декабрьдә Red Wings авиакомпаниясе Казаннан Ереванга Sukhoi Superjet 100 лайнерларында очышлар башлап җибәрә, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Казаннан очкычлар пәнҗешәмбе көннәрендә 20:30 сәгатьтә планлаштырылган, Ереванга самолет икенче көнне 00:40 та төшәчәк. Кирегә лайнер җомга көнне 01:30 сәгатьтә очып китәчәк, Казан аэропортына борт 03:30 төшә.
Очышның озынлыгы 3 сәгать тәшкил итәчәк. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин. Әрмәнстанда вакыт Мәскәүдән 1 сәгать алдан йөри.