В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар һәр 10 көн саен булачак
Казан һәм Һиндстанның Гоа курорт штатын яңа халыкара авиарейслар тоташтырачак. Даими очышлар 12 декабрьдән планлаштырылган.
Рейсларда 238 пассажирга кадәр сыйдырышлы Boeing 757-200 самолетлары эшкә җигеләчәк. Авиаташучы AZUR air компаниясе булачак. Очышлар һәр 10 көн саен башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән Казан аэропортыннан Уфага турыдан-туры даими рейслар җибәреләчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.