Сәүдәне шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештыралар
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Сәүдә 1 нче декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр рөхсәт ителә, әмма узган елгы тәҗрибә буенча, ул, кагыйдә буларак, 10 нчы декабрьдән соң башлана. Эшмәкәрләр продукцияне сата башлау датасы турындагы карарны үзләре кабул итәргә хокуклы, дип аңлаттылар Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.
Чыршы базарлары көн саен, ял көннәрсез, 10:00 дән 20:00-21:00 сәгатьләргә кадәр эшләячәк. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашачак:
Чехов урамы, 3/7
Декабристлар урамы, 150
Р.Зорге урамы, 68
Х.Мәүлетов урамы, 17
В.Кулагин урамы, 6
Карбышев урамы, 15
Пионер урамы, 9а
Родина урамы, 33а
Чыршы базарлары шулай ук ярминкә мәйданчыклары территориясендә түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә; Дементьев урамы, 7; Адоратский урамы, 21а; Академик Лаврентьев урамы, 10; Х.Ямашев проспекты, 17; Батыршин урамы, 20; Революция урамы, 12; Ю.Фучик урамы, 72; Ломжа урамы, 2; Зәкиев урамы, 12.