В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар анимация программасын һәм күчмә резиденцияне карый ала.
Фото: vk.com/poezddedamoroza
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь). 5 нче декабрьдә Казанга Кыш Бабай поезды киләчәк. Бу көнне шәһәр халкын артистлар һәм аниматорлар катнашында күңел ачу программасы көтә, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция рәвешендәге состав 19 вагоннан тора, аларда салон-кабул итү бүлмәсе, сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы», рестораннар, лавка һәм башкалар бар. Аларны йөзләрчә фонарьлардан гирляндалар белән бизәлгән паровоз йөртәчәк.
Татарстан Республикасы башкаласы халкы Кыш Бабай поезды янындагы анимацион программага бушлай керә алачак. Күчмә резиденциядә килүчеләрне билетлар буенча кабул итәчәкләр.
Кыш Бабай поезды 33 мең км узачак. Аның маршрутына БАМ, Транссиб, Үзәк Россия һәм Төньякның 130 дан артык шәһәре кертелгән.
Ил буйлап сәяхәтне Кыш бабай Бөек Устюгтан 22 нче октябрьдә башлаган. Горький тимер юлы буйлап поезд 3 нче декабрьдә Түбән Новгород станциясеннән чыгачак. Шул ук көнне ул Арзамас-2 станциясенә барып җитәчәк. 4 нче декабрьдә Кыш Бабай поезды – Чабаксарга, 5 нче декабрьдә Йошкар-Олага һәм Казанга киләчәк, ә 6 нчы декабрьдә состав Ижауда тукталыш ясаячак. 13 нче гыйнварда күчмә резиденция Ковров һәм Владимир станцияләрендә булачак, ә 14 нче гыйнварда Кировка киләчәк.
Тулырак мәгълүматны rzd.ru сайтында, Telegram-каналда, проект сайтында белергә була, аны «Россия тимер юллары» ААҖ һәм Вологда өлкәсе хөкүмәте гамәлгә ашыра.