В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы эшләрнең авторларын акчалата бүләкләр көтә
Фото: Денис Гордийко
Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР башкаласы Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм кышкы каникулларда россиялеләр арасында иң популяр 10 юнәлеш исемлегенә кергән. «Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш рейтингка Сочи, Геленджик, Кисловодск, Красная Поляна, Анапа, Калининград керә. Боларның күбесе курортлар булуы күзгә ташлана. Ни өчен без туристлар өчен кызыклы? Шәһәр һәм туристлык инфраструктурасын үстерү хисабына. Бу яктан безгә соңгы биш елда эшләнгән илкүләм проектлар ярдәм итте», – дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Дарья Санникова сөйләвенчә, соңгы дүрт елда «Яңа елча бизәлгән Казан» бәйгесенә килгән гаризалар саны ике тапкыр арткан. Җиңү өчен рестораннар һәм кафелар, музейлар һәм күңел ачу комплекслары, шулай ук ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар көрәшә ала.
Җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләячәкләр: «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» һәм «Кышкы Казанның иң яхшы фотоэше – эксперт жюри сайлавы».
«Объектларның яңа ел бизәлешендә шәһәрнең фирма туристлык айдентикасын куллану хуплана», – дип җиткерде Туризмны үстерү комитеты директоры.
Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренчесе – катнашуга гаризалар кабул итү – 1 нче декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр була. Заявкада учреждениенең исемен һәм аның урнашу адресын күрсәтергә, объектның бәйрәмчә бизәлгән бер фотосын беркетергә кирәк. Гаризалар tourism.kzn@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Икенче этап кысаларында 16-31 нче гыйнварда Казан Мэриясенең рәсми порталында (www.kzn.ru) шәһәр халкы өчен ачык онлайн-тавыш бирү оештырыла.
Жюри составына район администрацияләре башлыклары, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая керәчәк.
Җиңүчеләргә ТР башкаласы Мэры дипломнары һәм конкурс спонсорларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак. «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» һәм «Кышкы Казанның иң яхшы фотоэше – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә беренче урын алучыларга 50 мең сумлык акчалата призлар каралган.
Конкурс нәтиҗәләре kzn.ru порталында 2024 елның 29 нчы февраленнән дә соңга калмыйча бастырылачак, дип җиткерде спикер.