Мобиль китапханә комплексы 1,5 меңгә кадәр китап, шул исәптән балалар өчен китаплар, сыйдыра ала.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Декабрь аенда Казанда “Библиобус" мобиль китапханә комплексы үз эшен дәвам итәчәк.
Әйтик, Самосырово бистәсенә, Мир ур., 50а адресы буенча 6 һәм 20 декабрьдә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Ветераннар йортында (Дубравная ур., 35) “Библиобусны” 10 һәм 24 декабрьдә 13.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесенскийда, Мир ур., 50а адресы буенча ул 13 һәм 27 декабрьдә 15.00 сәгатьтә туктаячак.
Мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерак бистәләренә һәм ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. “ГАЗ 2705” – “Библиобус” автомобиле – 1,5 меңгә кадәр китап, шул исәптән балалар өчен китаплар, сыйдыра ала. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартырга һәм газета укучылар соравы буенча басмалар китерергә ярдәм итә, дип хәбәр итә “Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” МБУК.