В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлаулар нәтиҗәләрен эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин игълан итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алсу Сафина). 2 сентябрьдә Казанда 8 номерлы бер мандатлы Чуйков сайлау округы буенча V чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар үтте. Сайлаулар нәтиҗәләрен эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин игълан итте.
Ул хәбәр иткәнчә, сайлауларга 25% кеше килгән. “Үзен-үзе тәкъдим иткән Рөстәм Хәсәнов өчен 54% сайлаучы тавыш биргән. Икенче урында – Марсель Габдрахманов (23%), өченчедә – Василий Новиков (20%)”, - диде Д.Калинкин.
Башкарма комитет җитәкчесе өстәмә сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.