В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан нөсхәләр күрә, шулай ук шагыйрьләр Әхмәт Ерикәй һәм Мостафа Ногман иҗаты белән таныша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Декабрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында 3 яңа күргәзмә – «Тираж», «Билгеле татар җырлары» һәм «Образ һәм детальләрдә вакыт» оештырылды.
«Тираж» күргәзмәсендә китапханәчеләр укырга киңәш иткән китаплар тәкъдим ителә. Алар арасында әдәби әсәрләрне, психология, тарих һәм сәнгать буенча китапларны табарга мөмкин.
Китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге шагыйрьләр Әхмәт Ерикәй һәм Мостафа Ногман иҗатына багышланган «Билгеле татар җырлары» дигән күргәзмә ясаган. Шагыйрьләрнең шигырьләренә романслар һәм лирик җырлар язылган, аларның күбесе зур популярлык казанган.
«Образ һәм детальләрдә вакыт» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан фоторәсемнәр һәм китаплар тәкъдим ителгән.
Балалар залында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәменә багышланган «Тылсым көткәндә» күргәзмәсе оештырылган. Ә «Геройлар – сез. Яшүсмерләр нәрсә укый» дигән темага яшьләр кызыксынуларына нигезләнгән күргәзмә экспозициясенә детективлар, тарихи-маҗаралы романнар, фантазия жанрындагы әдәбият кергән.
Музыкаль залда оештырылган «СССРда рок. Рөхсәт ителгән музыка» дигән күргәзмәдә рус рогының хедлайнерлары турында белергә мөмкин: төркемнәр тарихы һәм аларның легендар альбомнарын булдыру.
Универсаль залдагы «Топ-100» күргәзмәсендә 2022 елның иң күп укылган китаплары белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.