В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). 19-нчы декабрьдә Казанның Мәскәү, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча электр энергиясе өзеләчәк.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Краснококшайск ур., 162, 164, Полевая ур. , 24, 26, 28, 30, 36, Чкалов ур., 1, 7, 7б, Фабричная ур., 4.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ут Мәскәү районындагы Батыршин ур., 21а (387-нче балалар бакчасы), 23, 25, 27, 29, 31, 35, Г.Коләхмәтов ур., 17 к.1, 17 к. 2, 19, 21, 23 адреслары буенча булмаячак.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының 2-нче Землемерная, Локомотив, Люблин, Можжжевеловая, Түбән Кама, Техника, Хыял урамнары буенча яшәүчеләр электрсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Большие Клыки бистәсендәге шәхси сектор йортларында да утны сүндерәчәкләр: Октябрь ур., 23-79, Төзүчеләр ур., 1-43.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.