В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Иртәгә, 9-нчы августта, Казанның Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарында вакытлыча электр энергиясе өзеләчәк.
Вахитов районында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Подгорная, 12-60 һәм Вятка чокыры, 1-140 урамнары, 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Коротченко, 2, ә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан торак йортларда ут булмаячак: Ульянов-Ленин ур., 31 һәм Щепкин ур., 9.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: 1 май, 2, 4, Гладилов ур., 56, Глазово ур., 3, 5-8, Горький шоссесы, 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14,16, 23, 25, 27, 29, 31, 33, 35, Краснококшайск ур., 75а, 83, Лукницкий ур., 6, Маршрут ур., 6/10, 13, Можайский ур., 3, 5, 10-12, Аркылы-Базар ур., 1, Самара ур., 4, 6, 8, 15, Слободская ур., 23, Телецентр ур., 2/10, 3, 4, 5/9, 6/9, 7/8, 9, 11-15, 17, Юбилей ур., 9, 11.
Шул ук вакытта Мәскәү районының Бакалея, 44, 44а, 46, 46а, 48, Волгоград, 6, 10, 12, 43, Восстание, 43, Восход, 23, 25, Гагарин, 109, Окольная, 94/2, Сабан, 5, 7, Тунаков, 39, 41а, 45а, 47а, 49/41 урамнарында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районы йортларында да ут бетәчәк: 33-нче Хәрби шәһәрчек ур., 4, 6, 8, Кол Гали ур., 7, 7б корпус.1, Җиңү проспекты, 35а, 35б. Моннан тыш, Борисково бистәсендә Авангард урамы, 147, 147а, 147б, 149, 151, 153, 155, 157, 161 адресы буенча, шулай ук Глазунов, Горийская, Десятидворная, Запорожье, Лодейная, Локомотив, Пожарная, Прибрежная, Семидворная, Тихорецк, Тула, Цветочная урамнары буенча урнашкан йортларда электр уты булмаячак. Мирный бистәсендә 5-нче Дәүлики, 5-нче Новосельская, 6-нчы Новосельская, 7-нче Новосельская, 8-нче Новосельская, 9-нчы Новосельская, 12-нче Новосельская, Аркылы Дәүлики һәм Рубежная урамнарындагы йортларда ут булмаячак. Ә Идел буе районының Петровский бистәсендә Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы 2, 4, 5, 7, 10, 12, 18, 20, 22 номерлы йортларда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр электр утын өзү планлаштырыла.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.