В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Крылья Советов» паркында узган бәйрәмдә проектта актив катнашучыларны бүләкләячәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов паркта пенсионерлар өчен төрле активлыклар белән тематик мәйданчыклар әзерләнәчәк, анда мастер-класслар, йога буенча зарядка һәм тренировкалар узачак, бакчачылык күргәзмәсе, китап сөючеләр клубы очрашуы, шулай ук матур фотозона оештырылачак, дип җиткерде.
Моннан тыш, чарада проектның актив катнашучыларын бүләкләячәкләр, берләшмәгә яңа кушылучыларны тантаналы рәвештә кабул итәчәкләр.
«Проектның җәйге җәдвәле инде формалаштырылган, чаралар элеккечә үк шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә, китапханәләрендә һәм җәмәгать киңлекләрендә оештырыла», – дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Исегезгә төшерәбез, актив шәһәрлеләр өчен «Жизнелюб» проекты 2016 елның 1 нче декабрендә старт алды. Пандемия башланганнан бирле проект кысаларында дәресләр онлайн үткәрелде һәм агымдагы елның март ахырында традицион форматта яңартылды.
Теләге булган һәр пенсионер үзләре янәшәсендә урнашкан клубларга бушлай дәресләргә йөри ала. Дәресләргә +7(843)236-42-93 телефоны буенча язылырга мөмкин. Проект турында тулырак мәгълүматны KZN.RU сайтының тематик бүлегендә белергә мөмкин.