Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2022, 11:40

Казанда дүртенче тапкыр Жизнелюб көнен билгеләп үтәчәкләр

«Крылья Советов» паркында узган бәйрәмдә проектта актив катнашучыларны бүләкләячәкләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Юлия Летникова). 28 нче майда Казанның «Крылья Советов» паркында Жизнелюб көне узачак. Быел бәйрәм офлайн-форматта проектны яңартуга багышланган. «Пандемия аркасында «Жизнелюб» проекты паузада озак торды. Традицион шәһәр бәйрәменең янә үткәрелә башлавы зур шатлык», - диде Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.

Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов паркта пенсионерлар өчен төрле активлыклар белән тематик мәйданчыклар әзерләнәчәк, анда мастер-класслар, йога буенча зарядка һәм тренировкалар узачак, бакчачылык күргәзмәсе, китап сөючеләр клубы очрашуы, шулай ук матур фотозона оештырылачак, дип җиткерде.

Моннан тыш, чарада проектның актив катнашучыларын бүләкләячәкләр, берләшмәгә яңа кушылучыларны тантаналы рәвештә кабул итәчәкләр.

«Проектның җәйге җәдвәле инде формалаштырылган, чаралар элеккечә үк шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә, китапханәләрендә һәм җәмәгать киңлекләрендә оештырыла», – дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Исегезгә төшерәбез, актив шәһәрлеләр өчен «Жизнелюб» проекты 2016 елның 1 нче декабрендә старт алды. Пандемия башланганнан бирле проект кысаларында дәресләр онлайн үткәрелде һәм агымдагы елның март ахырында традицион форматта яңартылды.

Теләге булган һәр пенсионер үзләре янәшәсендә урнашкан клубларга бушлай дәресләргә йөри ала. Дәресләргә +7(843)236-42-93 телефоны буенча язылырга мөмкин. Проект турында тулырак мәгълүматны KZN.RU сайтының тематик бүлегендә белергә мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.05.2022
Видеорепортаж
23.05.2022 11:21
Азат Абзалов 2022 елда Казанда узачак җәйге мәдәни сезон турында сөйләде
Барлык яңалыклар