Шәһәр халкы һәм кунаклары татар милли орнаментлары белән светодинамик тамаша карый алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Татар милли орнаментлары һәм «Ураза бәйрәме» язулы светодинамик тамашаны ТР башкаласы халкы һәм кунаклары 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Күптән түгел республикада 2023 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеләнде. Ай календаре һәм традицияләр буенча 21 нче апрельдә – Ураза гаете, 28 нче июньдә Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.